2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе тәҗрибә алмашу максатыннан Мордовия Республикасының Саранск шәһәренә эш сәфәре кылды.
2018 елның 10 октябрендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Муниципаль милектә торучы җир кишәрлекләре белән идарә итү” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды.
2018 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Лаеш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
2018 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына яңа гына кабул ителгән хезмәткәрләрнең “Профессиягә кереш” дип аталган стажировка программасы ачылышы узды.
2018 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылышында катнашты.
2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районына чыктылар.
Россия Федерациясендә Волонтер (ирекле ярдәмчеләр) елын уздыру кысаларында 2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырылган “Урман атнасы-2018” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру буенча комиссия утырышы узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында яшәп килүче матур гадәт буенча Министрлык хезмәткәрләре Министрлык эшчәнлегенә зур өлеш керткән ветеран-остазларны тәбрикләделәр.
4 октябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегия проекты чараларын һәм индикаторларын килештерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.