Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2020 елның 1 яртыеллыгында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап (2019 елның 1 яртыеллыгы белән чагыштырганда)

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2020 елның 1 яртыеллыгында

гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә

АНАЛИЗ

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2020 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан 1403 мөрәҗәгать кергән, бу 2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда (390 мөрәҗәгать) 3,5 тапкырга артыграк.

Шулардан 1395 мөрәҗәгать язма рәвештә, шул исәптән Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 713 мөрәҗәгать кергән.

Татар телендә 1  мөрәҗәгать кергән.

Гражданнарны кабул итү Министрлык җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән көннәрдә расланган график нигезендә гамәлгә ашырыла.

 Министрлык җитәкчелеге тарафыннан турыдан-туры 8 кеше кабул ителгән. 

Министр катнашында видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны бер видеокабул итү оештырылды, анда 2 кеше үз сорауларына җаваплар алдылар.

Килеп ирешкән корреспонденция мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып карала.

Хисап чорында гражданнар түбәндәге тематикалар буенча еш мөрәҗәгать иткәннәр:

Саклану, куркынычсызлык, законлылык. (Җәмәгать судьялары һәм суд приставлары эшчәнлеге турында. Эчке эшләр органнары гамәлләренә шикаятьләр. Санитар-карантин күзәтчелекне гамәлгә ашыру.)

558 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 39%)

Социаль өлкә. (Социаль тәэмин ителеш һәм социаль иминләү. Мәгариф. Халыкның хезмәте һәм мәшгульлеге. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге)

391 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 29%)

Дәүләт, җәмгыять, сәясәт. (Дәүләт идарәсе нигезләре. Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге.)

277(мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 20%)

Икътисад. (Сәүдә. Транспорт. Финанслар.)

155 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 11%)

Торак-коммуналь өлкә. (Коммуналь-көнкүреш хезмәтләре өчен түләү, капиталь төзекләндерү фондына кертемнәр.)

22 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 1%)

Мөрәҗәгатьләрнең сизелерлек артуы Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү өчен кулланыла торган алымнарга бәйле, алар 2020 елның 30 июненә торышта  килеп ирешкән барлык корреспонденциянең 62%ын тәшкил итә.

Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә каралалар.

 

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2020 елның 1 яртыеллыгында

гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эше турында

СТАТИСТИК БЕЛЕШМӘЛӘР*

 

Министрлык/Ведомство

2020 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр**

2019 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр

 

Телдән мөрәҗәгать итүләр (шәхсән кабул итү һәм  телефон аша алынганнар)

Шул исәптән җитәкче тарафыннан шәхсән кабул ителү

 

Шул исәптән видеоконференцэлемтә системасы аша кабул ителү

 

Язма мөрәҗәгатьләр

Шул исәптән

 Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән***

Контрольгә алынган

Урынга чыгып тикшерелгән

Уңай хәл ителгән

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

 

 

1403

390

8

0

2

1395

713

1403

0

23

Искәрмә:

*Мәгълүматлар 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 30 июненә кадәр алынган.

       **Барлык мөрәҗәгатьләр = язма мөрәҗәгатьләр һәм телдән мөрәҗәгать итүләрнең суммар күләме.

       ***Интернет кабул итү бүлмәсе язма мөрәҗәгатьләр исәбенә керә.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 271.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International