ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь 2018 ел.
җомга

2018 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру  бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

2018 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә  конкурс игълан ителә.


20
сентябрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертелүгә конкурс узды.

2018 елның 17 сентябреннән  19ына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районына чыктылар. 

2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды. Семинарда “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү, суд участокларында статистик хисапларны формалаштыру, “Хөкем ителү” программа чарасында эшләү мәсьәләләре каралды.


19
сентябрь 2018 ел.
чәршәмбе

2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча экспертлар комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин алып барды.

Экспертлар советы утырышында түбәндәге закон проектлары хупланды:

“2006-2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип тану ханыда” Татарстан Республикасы закон проекты;

“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" ТатарстанРеспубликасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан республикасы закон проекты;

 “Концессион килешүләр турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.

2018 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды.

2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә  конкурс игълан ителә.


18
сентябрь 2018 ел.
сишәмбе

2018 елның 18 сентябрендә юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында  “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс  комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзалары бәяләү битләренә куелган баллар суммасы нәтиҗәсендә һәр номинация буенча рейтингта беренче биш позицияне яулаган һәм конкурсның финал этабына узган  катнашучыларны билгеләделәр.


17
сентябрь 2018 ел.
дүшәмбе

Ел саен уздырыла торган “25 изге эш” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 17 нче сентябрьдә “Изге эшләр көне” фонды тарафыннан оештырылган “ Яхшы куллар” хәйрия складына гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, уенчыклар һәм китаплар җыю оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования