Коллегиядә ведомствоның эш йомгаклары турында доклад белән юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул 2007 елда Министрлыкның Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында, Россия Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасында билгеләнгән стратегик юнәлешләрне гамәлгә ашыруда катнашуын билгеләп үтте.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча 2007 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәүдә Министрлык, аерым планлаштырылган чараларның үтәлеше өчен җаваплы булып, алга куелган бурычларның 100 % үтәлешен үз вакытында тәэмин итте.
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының закон чыгару һәм бүтән норма тудыру эшчәнлеген хокукый тәэмин итүгә һәм координацияләүгә аерым басым ясалды. 2007 елга ТР Дәүләт Советында Закон проектлары белән эшләүнең якынча планы нигезендә ТР Министрлар Кабинеты 19 закон проектына мөнәсәбәттә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы субъекты булып торган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Якынча план үтәлешенең статистикасы түбәндәгечә: 13 Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, имзаланган һәм бастырып чыгарылган; 1 закон проекты Якынча планнан төшереп калдырылган; 2 закон проектын ТР Дәүләт Советы эшләп бетерергә кайтарган.
ТР Дәүләт Советы Графикта каралган, Республика Хөкүмәте раслаган, әмма Якынча планга кертелмәгән булган “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының планнан тыш закон проектлары белән эшчәнлегенә килгәндә, 2007 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары тарафыннан 46 закон проекты әзерләнде.
2591 норматив хокукый акт проектына экспертиза үткәрелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, аның урынбасарлары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесенең норма төзү эшчәнлеге өлкәсендә 200 дән артык йөкләмәсе үтәлде.
Татарстан Республикасы Прокурорының 34 протестына (тәкъдименә, гаризасына), Россия Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Идарәсенең Россия Федерациясе субъектлары законнары һәм Татарстан Республикасында федераль регистр алып бару бүлегенең 10 бәяләмәсенә анализ үткәрелде.
Бүгенге көндә республикада Татарстан Республикасы законнарының эшләү нәтиҗәлеген бәяләү һәм камилләштерү эше башкарыла. Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген камилләштерү буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Җәмәгать палатасы һәм бүтән органнар һәм оешмаларның тәкъдимнәре анализланды һәм гомумиләштерелде.
Шулай итеп, 237 Татарстан Республикасы Законына анализ ясалды, алар буенча тиешле тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Дәүләт Советына кертелде.
Министр ТР Министрлар Кабинеты карарларына аларның конкуренцияне яклау өлкәсендә федераль законнарга туры килүенә, шулай ук аларның коррупциячеллек предметына анализ үткәрү турында статистиканы китерде. ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын формалаштыру һәм алып бару тора.
2007 елда Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкыны кертү өчен муниципаль берәмлекләрдән 3120 муниципаль акт килде, алардан 2552 муниципаль хокукый акт бердәм банкка кертелде (2006 елда 2526 муниципаль акт килде, 1741 акт кертелде).
Законсыз муниципаль хокукый актлар куллануны кисәтү максатларында 2007 елның 10 июлендә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм район (шәһәр) прокуратуралары вәкилләре катнашында республика киңәшмәсе үткәрелгән (видеоконференция режимында).
Республикада “Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны гамәлгә ашыру буенча җитди эш көтелә.
2004-2013 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында Министрлык белгечләре тарафыннан татар телендә хокукый актларның Электрон китапханәсе төзелә. Федераль норматив хокукый актларны тәрҗемә итү эше оештырылды. Электрон китапханәгә татар телендә 49 РФ һәм ТР норматив хокукый акты кертелде. 10 федераль закон эшләп бетерү процессында.
Министр республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу буенча эшен билгеләп үтте, алар исемлегенә Татарстан Республикасының 18 министрлыгы һәм 10 ведомствосы керә.
Әгәр, 2006 елда дәүләт теркәвенә алуга 107 норматив хокукый акт керсә, аларның 47се теркәлде, 2007 елда 141 норматив хокукый акт керде. Алардан: 89 акт теркәлде, 33 акт эшләп бетерергә кайтарылды, 13 акт теркәүгә алу кирәк түгел дип танылды, законнарга туры килмәүләре сәбәпле 6 актны теркәүгә алудан баш тартылды.