Җирле үзидарә органнарының закон төзү эшчәнлеге буенча семинар

2008 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында җирле үзидарә органнарының закон төзү эшчәнлеге һәм муниципаль хезмәт эшен оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар булды. Чарага муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының даими комиссияләре рәисләре, җирлекләр башлыклары, аппаратлар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары Советлары юристлары һәм белгечләре чакырылган иде.
Уку семинары ТР Юстиция министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Министрлык белән бергә аның оештыручылары – ТР Дәүләт Советы һәм профильле Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә; Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетлары.
Бүгенге семинарда муниципаль районнарның вәкиллекле органнарының закон төзү эшчәнлегендә катнашуы турында сүз булды. 2006 елдан башлап муниципаль берәмлекләр закон чыгару инициативасы хокукына ия, әмма практика күрсәтүенчә, муниципалитетларның күп кенә закон проектлары һәм тәкъдимнәре дөрес рәсмиләштерелмәү сәбәпле республиканың Дәүләт Советы каравына килеп җитмиләр. Бу семинар закон проектларын әзерләү буенча төп таләпләр һәм методик тәкъдимнәр белән танышырга мөмкинлек бирә.
Көн тәртибе турында фикер алышуда ТР ДС Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.З.Яһүдин, ТР ДС Дәүләт төзелеше һәм ҖҮИ комитеты рәисе А.С.Федоров, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе Н.Г.Китанина катнаштылар.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы Секретаре В.Н.Липужина мөрәҗәгать итте. Ул ТР Юстиция министрлыгының җирле үзидарә буенча закон проектларын эшләүгә керткән өлешен билгеләп үтте, республиканың барлык 998 муниципаль берәмлегенә закон төзү эшчәнлегендә актив катнашырга кирәклекне билгеләде, аларның, аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен, шулай ук үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле күпсанлы сораулары туа. Шуңа да Минюст тәкъдиме белән бу мөһим тема муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән бергә сөйләшүгә чыгарылган. Дәүләт Советы Секретаре, шулай ук профильле Комитетлар җитәкчеләре семинарда катнашучыларны уртак диалогка, урыннарда закон төзү инициативасын активлаштыруга чакырдылар.
Семнарда катнашучылар алдында ТР ДС Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары В.П.Логинов чыгыш ясады. Ул муниципаль районның вәкиллекле органының ТР Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлегендә катнашу процедурасы турында сөйләде.
ТР ДС Аппаратының Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге баш киңәшчесе Ф.В.Зарипов ҖҮИ органнары тарафыннан кертелә торган ТР закон проектларын формалаштыруга төп таләпләрне аңлатты.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының вазыйфаи затларына ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова гамәли мисалларда Татарстан Республикасы закон проектларын әзерләү буенча методик киңәшләр бирде. Закон төзү процессында ярдәм күрсәтү өчен ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукын муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр һәм документлар үрнәкләре җыентыгы” чыгарылды, ул семинарда катнашучы һәркемгә тараттылды. Җыентыкка методик киңәшләр белән бергә ТР Дәүләт Советы Регламентлары, ТР закон проектларын әзерләү кагыйдәләре, закон чыгару инициативасы турында документлар үрнәкләре, закон проекты текстын әзерләү һәм төзү буенча киңәшләр, шулай ук закон төзү процессында кирәкле кайбер документлар үрнәкләре урын алган.
ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков чыгышы аудиториядә кызыксыну уятты, ул муниципаль хезмәт турында законнардагы новеллалар турында сөйләде.
Көннең икенче яртысы Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында законнарга, шул исәптән муниципаль хезмәткәрләрнең финанс нигезләре һәм пенсия тәэминатына багышланган иде.
Чарага йомгак ясауда ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәмәтшин катнашты. Ул Минюст инициативасына теләктәшлек белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән семинарларны, шул исәптән районнарга да чыгып, дәвам итәргә тәкъдим итте. 2009 елдан башлап муниципаль берәмлекләр тулысынча мөстәкыйль булачаклар, шуңа күрә халыкка кагылышлы барлы мәсьәләләрдә аларны мөстәкыйль тормышка яхшылап әзерләү таләп ителә.
Семинарны ТР юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International