Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарларының санын өчтән дүрткә кадәр арттыра торган карарын имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы искәрткәнчә, гамәлдәге машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль йөрткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф каралган.