РФ Дәүләт Думасы комитетларының Закон төзү эше программасына кертелгән закон проектлары турында

2008 елның 20 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы комитетларының 2008 елгы язгы сессия вакытында Закон төзү эше программасына кертелгән закон проектлары буенча тәкъдимнәр кертте.
Программага кертелгән закон проектлары арасыннан Татарстан Республикасы мәнфәгатьләре өчен “Дәүләт контролен (күзәтчелеген) үткәргәндә юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 390540-4 номерлы закон проекты (Программаның 31 нче пункты) аеруча зур әһәмияткә ия.
Закон проекты белән Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының 22.08.2004 елдагы 122-ФЗ номерлы Федераль закон көченә кергәннән соң югалтылган контрольдә тоту чараларын оештыру һәм үткәрү өлкәсендәге вәкаләтләре торгызылалар, бу Россия Федерациясе субъектларын дәүләт контроле (күзәтчелеге) чараларын гамәлгә ашыру буенча гамәлләрне координацияләү һәм үз территорияләрендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклауга юнәлтелгән чаралар үткәрү мөмкинлекләреннән мәхрүм итте.
Күрсәтелгән закон проектының аерым нигезләмәләрен юридик яктан эшләп бетерүне исәпкә алып, аның кабул ителүен Татарстан Республикасы ягыннан хуплауның әһәмиятлелеге һәм максатчанлыгының югары дәрәҗәсен билгеләп үтәргә кирәк.
Шулай ук аерым бер кызыксындыру тудыручы закон проектлары арасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция (шул исәптән азык-төлек булмаган), сыра һәм алар нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр (программаның 16 - 18, 25 – 28, 39 һәм 40 пунктлары) әйләнешен тәртипкә салуга юнәлтелгәннәре дә бар.
Күрсәтелгән закон проектларының аерым берләре элегрәк Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының карап тикшерү предметы булган иделәр. Аерым алганда, уңай хокукый бәяләмәләр түбәндәге федераль закон проектларына бирелде:
374456-4 номерлы “Сыра һәм аның нигезендә эшләнә торган эчемлекләрне ваклап сатуда һәм куллануда (эчүдә) чикләүләр турында” Федераль законның 3 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.20 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
396419-4 номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнеше белән бәйле эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыруга лицензияләр биргән өчен җыемнар турында” Федераль законның 1 статьясына һәм “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”;
398716-4 номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”;
484157-4 номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында”;
456498-4 номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында һәм “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законның аерым нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”;
458890-4 номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында һәм “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законның аерым нигезләмәләрен көчен югалткан дип тану турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”.
450021-4 номерлы “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” һәм 461708-4 “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында” Федераль законга һәм “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнеше белән бәйле эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыруга лицензияләр биргән өчен җыемнар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектлары буенча хокукый характердагы җитди күрсәтмәләр бар.
Татарстан Республикасы өчен 480898-4 номерлы “Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” (Программаның  19 нчы нчы пункты) федераль закон проекты кызыксыну уята, аның буенча шулай ук элегрәк Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы уңай хокукый бәяләмә биргән иде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International