Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар турында

2011 елның 9 декабре, җомга
Бүген - 2003 елның 21 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2004 елдан алып ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Генераль Ассамблея резолюциясендә күрсәтелгәнчә, бу Халыкара көнне гамәлгә кертүнең максаты - ришвәтчелек проблемасын аңлауны һәм ришвәтчелекне кисәтү һәм аның белән көрәшүдә Конвенциянең тоткан урынын тирәнәйтү иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен үткәрүгә әзерләнү һәм үткәрү буенча чаралар планы эшләнде һәм Министрлык сайтына урнаштырылды.
Коррупциягә каршы көрәш көнен үткәрү кысаларында Министрлыкта, планга ярашлы рәвештә, Министрлык аппараты коллективы белән Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турында законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге начальнигы Р.Н. Латыйпов очрашты. Ул прокуратураның ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендәге эшенә гомуми күзәтү ясады. Аерым алганда, .Н. Латыйпов мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы декларацияне тутырган вакытта дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан җибәрелә торган хаталар турында сөйләде, берничә республика министрлыгының аерым затлары тарафыннан бозу дәлилләр китерде, шулай ук мондый бозулар өчен каралган җаваплылык төрләрен искә төшерде.
Коррупциягә каршы тору турындагы федераль законнарда булган соңгы үзгәрешләргә ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге начальнигы А.М. Чашин гомуми күзәтү ясады.
“Хокук мәктәбе” кысаларында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзасы Руслан Галиуллин Казан шәһәре Вахитов районының 5 нче лицее 10 нчы сыйныф укучыларына хокук сәгатен үткәрде. Аның темасы шулай ук ришвәтчелек күренешләрен аңлату һәм алар белән көрәшүгә юнәлдерелгән иде. Уен рәвешендә үткән хокук дәресендә мәктәп укучылары көтелмәгән сораулар бирделәр, әйтик, ришвәтчелек кайчан барлыкка килгән, дөньяда көрәшүнең нинди ысуллары һәм кораллары бар, аларның кайсылары ришвәтчелек күренешләре белән көрәшү өчен кулланыла һәм башкалар.
 ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре “ТИСБИ” Идарә университеты оештырган “түгәрәк өстәл”дә һәм Казан шәһәрендәге Икътисад, идарә һәм хокук институтының Коррупциягә каршы тору Фәнни-тикшеренү институты оештырган “Коррупциягә каршы тору диалектикасы” дигән фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International