Җәмәгать судьялары караган эшләр турында мәгълүмат мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары рәсми порталында урнаштырыла.
Бу таләп “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка ирешүне тәэмин итү турында” Федераль закон һәм Россия Югары суды Пленумы карары белән билгеләнгән.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлова болай дип аңлатты: “Порталда эшләрнең теркәү номерлары, аларның исемнәре, бәхәс темасы, процесста катнашучылар турында мәгълүмат һәм суд актлары чыгару турында мәгълүмат бастырыла. Бу мәгълүматларны барлык гражданнар да кереп карарга мөмкин”.
Аның сүзләренә караганда, гомуми кагыйдәдән чыгарылма булып торган очраклар берничә. “Дәүләт куркынычсызлыгына, гаилә-хокукый мөнәсәбәтләргә, балигъ булмаганнарның хокукларына, шулай ук хастаханәгә салу турындагы карарларга кагылган суд актлары бастырып чыгарылырга тиеш түгел”, - дип ачыклады Юлия Михайлова.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданнарны закон бозуның мөмкин булган нәтиҗәләрен, шул исәптән суд процессының котылгысызлыгын аңларга өнди.