Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Бөек Ватан сугышына багышланган рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” дип аталган традицион рәсем конкурсына йомгак ясадылар. Конкурс быел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды. Иҗади бәйгедә Министрлык аппаратлары хезмәткәрләренең, республиканың җәмәгать судьяларының, шулай ук дәүләт хезмәте ветераннарының Ватанны саклаучыларның батырлыгына иҗади күзаллаулары булган балалары катнашты.

5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь рәссамнар үз эшләре белән җиңүчеләр буынына тирән ихтирамнарын күрсәтеп, геройлар образларын һәм Бөек Ватан сугышының мөһим тарихи мизгелләрен гәүдәләндерделәр.

Иҗади ярыш йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне түбәндәгечә билгеләде:

 “5-10 яшь” номинациясендә:

I урын - Абдуллина Амалия Альберт кызы “Алар Ватан өчен көрәштеләр” эше өчен;

II урын - Хафизов Самат Илдус улы “Герой һәм бала: буыннар бәйләнеше” рәсеме өчен;

III урын - Хафизова Сәидә Илдус кызы “1941-1945: йөрәк җылысы салынган юллар” эше өчен.

11-17 яшьноминациясендә:

 I урын - Петрова Элина Сергеевна “Сугыш кырында” эше өчен;

 II урын - Гобәйдуллина Ралина Артур кызы “Алар Ватан өчен көрәштеләр” рәсеме өчен;

 III урын - Гарифуллина Ралина Гадел кызы “Алар Ватан өчен көрәштеләр” эше өчен.

Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге җитәкчесе Фәридә Нуриева җиңүчеләрне сайлау эше жюрига елдан ел авыррак бирелүен билгеләп үтте. “Бу күркәм традиция Бөек Җиңү хөрмәтенә уздырыла. Быел, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында ул аеруча әһәмияткә ия. Рәсемнәр аша без балаларның үз илләренең тарихына ничек ихтирам белән карауларын күрәбез һәм бу халкыбызның батырлыгы турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырылачагына ышаныч тудыра, - диде ул.

Конкурска тәкъдим ителгән барлык эшләрне фоторепортажда карарга мөмкин. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җиңүчеләрне котлый һәм барлык яшь катнашучыларга ихласлыклары, талантлары һәм конкурска игътибарлары өчен рәхмәт белдерә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International