Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Яшь юристлар советы утырышы
2012 елның 28 мае, дүшәмбе
2012 елның 24 маенда Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы утырышында Советның 2012 елның узган биш ае дәвамындагы эшенә йомгак ясалды һәм җәйге чорга башкарылачак эшләр фаразланды.
Фикер алышынган беренче мәсьәлә 2012 елның 16-19 май көннәрендә
Санкт-Петербургта узган II Петербург Халыкара юридик форумы эшендә Татарстаннан яшьләр делегациясенең катнашуы нәтиҗәләре булды. Татарстан делегациясенә Казан шәһәренең төрле югары уку йортларыннан вәкилләр керде. Нәкъ алар - Татарстан Республикасында “Чиста сайлау өчен” күзәтүчеләр корпусы координаторлары һәм Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы әгъзалары: Эльвира Вәгыйзова, Тимур Какохо, Руслан Галиуллин, Анастасия Федотова, Элина Фирсова, Рөстәм Шакирҗанов. Делегациянең җитәкчесе РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы рәисе Станислав Александров булды.
Яшьләр форумының темасы “Заманча дөньяда юрист һөнәре” дип билгеләнгән иде.
Форумда катнашучылар кайнар дискуссия барышында юридик белем алу проблемалары, юристның социаль билгеләнеше, юрист һөнәренә кереп китү һәм аның эчендәге хәрәкәт, эш эзләү, шулай ук халыкның хокукый белеме булмау һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проблемалары турында фикер алышканнар.
Форум җиде секциядә эшләгән. Татарстан делегациясе әгъзалары шуларның өчесендә катнашкан: һөнәри юридик этика – юридик белгечлек буенча белем алучы студентлар тарафыннан зур әһәмият бирелә торган юнәлеш.
Станислав Александров әлеге секция президиумына керде һәм утырышта Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия юристлар ассоциациясенең “Хокук мәктәбе” проектына багышланган нотык белән чыгыш ясады. Секция эшендә шулай ук Элина Фирсова, Анастасия Федотова һәм Рөстәм Шакирҗанов катнаштылар. Руслан Галиуллин һәм Тимур Какохо сайлау законнарының кулланылышы буенча билгеләнгән секция утырышында, Эльвира Вәгыйзова исә Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгында берләшү процесслары һәм хокукый тәэминат секциясе эшендә катнашты.
Чарада катнашучылар Форумнан, РФ Конституция Судына экскурсиядән алган тәэсирләре, секцияләрнең эше оештырылу һәм Форумда катнашучылар арасында булган һәм залда кызыксыну уяткан, мөхтәрәм экспертларга төрле сораулар бирү өчен нигез биргән ачыктан-ачык сөйләшүләр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Шунда ук күрсәтмә-тәкъдимнәр әйтелде, аларны Совет рәисе Станислав Александров чараны оештыручыларга җиткерәчәк.
Аннары утырышта катнашучылар быелгы елда Совет эшенә нәтиҗәләр чыгарды. Аерым алганда, “Хокук мәктәбе” проекты буенча ниятләнгән гамәлләрнең башкарылуы, бердәм түләүсез юридик ярдәм көннәрендә катнашу, югары уку йортларында федераль законнарның проектлары белән эшләү һәм алар буенча бәяләмәләр әзерләү мәсьәләләре үзәккә куелды. Рәислек итүче Советның җәйге чорга планнарын җиткерде. Яшь юристлар советы әгъзалары алдында - җәйге яшьләр лагере. Ул август уртасында Ульяновск шәһәрендә оештырылачак. Ә Казанда август ахырында Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлекчәләре командалары арасында футбол турнирлары узачак. Мәгълүм булганча, 2011 елда футбол буенча беренчелекне РЮАнең Татарстан төбәк бүлеге футбол командасы яулады.
Утырыш күңелле вакыйга белән тәмамланды: Совет рәисе Станислав Александров Фирсова Элинага РЮА төбәк бүлегенең яшьләр хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен РЮАнең Татарстандагы оешмасы рәисе М.М.Кормановның Рәхмәт хатын һәм РЮАнең ТТБ каршындагы совет әгъзаларына Россия юристлар ассоциациясе күкрәк билгеләрен тапшырды.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Рөстәм Заһидуллин: “Суд участокларындагы иминлек - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше”
Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда суд участокларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Акыллы йорт” куркынычсызлыгы һәм хайваннарны яклау: “Лаборатория Касперского” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды
“Лаборатория Касперского” дүртенче ел рәттән “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты һәм “Технологик лидерлык” илкүләм максаты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” АНО белән берлектә һәм Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы ярдәмендә актуаль кибер-янаулар турында ике яңа видеоролик әзерләгән. Беренчесе цифрлы технологияләр ярдәмендә акыллы йортны һәм хайваннарны ничек сакларга икәнен аңлатса, икенчесе цифрлаштырылган яшәештә киберкуркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләрне” реаль эшли торган кагыйдәләрдән аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.
27
апрель, 2026 ел
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Татарстанда Җиңү көненә багышланган хокукый ярдәм чаралары узачак
Татарстан Республикасында 2026 елның 27 апреленнән 8 майга кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү чаралары оештырыла.
РФ Президенты җирле үзидарә органнарына карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеген оештыру турындагы законны имзалады
85-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 9 апрелендә рәсми Интернет-порталда (www.pravo.gov.ru) басылып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз