“Акыллы йорт” куркынычсызлыгы һәм хайваннарны яклау: “Лаборатория Касперского” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

“Лаборатория Касперского” дүртенче ел рәттән “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты һәм “Технологик лидерлык” илкүләм максаты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” АНО белән берлектә һәм Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы ярдәмендә актуаль кибер-янаулар турында ике яңа видеоролик әзерләгән. Беренчесе цифрлы технологияләр ярдәмендә акыллы йортны һәм хайваннарны ничек сакларга икәнен аңлатса, икенчесе цифрлаштырылган яшәештә киберкуркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләрне” реаль эшли торган кагыйдәләрдән аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.

Вакыйга уйлап чыгарылган Оушен-Сити шәһәрендә бара. Анда яшәүчеләрнең берсе –   яшь журналист - Лина исемле балык “Карасевский” ИТ-компаниясе өчен цифрлы янаулар турында колонка алып бара. Беренче видеода аңа ярдәм сорап сигезаяк - геймер Лелик мөрәҗәгать итә, аның “акыллы йорт” җайланмалары ватылган. Өйдәге техника үзен сәер тота башлаган һәм аның йорт хайваны - Пузырик исемле әкәм-төкәм куркып чыгып качкан. Бәхеткә, аңа югалган хайваннарны эзләү өчен махсус тамга сугылган булган, шуның ярдәмендә аны тапканнар. Шуннан соң Лелик “акыллы йорт”ны ничек куркынычсызландырырга икәнлеген белергә була.

Икенче ролик цифрлы куркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләр” форматында тәкъдим ителгән. Сюжет буенча, диңгез ташбакасы Паша - ул исә мәктәп укучысы - кайсыдыр бер каналда начар киңәшләр укыган. Мәсәлән, анда программаларны яңартырга кирәкми, дип әйткәннәр, бу җайланманың эшләвен акрынайта һәм трафикны “ашый”, имеш. Нәтиҗәдә Пашаның проблемалары барлыкка килә һәм ул редакциягә мөрәҗәгать итә – ә Лина исемле балык зарарлы киңәшләрне фаш итә.

Белем бирә торган  видеороликлар 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен каралган, аларны ата-аналар һәм укытучылар белән бергә карарга киңәш ителә. Моңа өстәп, укытучылар өчен методик материаллар да бар - алар видеороликларны уку процессына нәтиҗәлерәк интеграцияләргә, дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә, шулай ук ата-аналар җыелышларында кулланырга ярдәм итә.

“Цифрлы ликбез” проекты кысаларында без укучыларга көндәлек тормышта очрый торган киберкуркынычларр турында сөйләргә тырышабыз. Мәсәлән, күп кенә йортларда акыллы колонкалар, телевизорлар, камералар яки башка гаджетлар бар. Яшь кулланучылар, видеоны карап, җинаятьчеләрнең корбаны булмас өчен, алардан ничек куркынычсыз файдаланырга икәнен беләчәк. Тагын бер актуаль тема - йорт хайваннарының куркынычсызлыгы. Сораштыру мәгълүматлары буенча, һәр өченче хуҗа үзенең йорт хайваны югалыр дип курка. Kaspersky PetKa югалган хайваннарны эзләргә ярдәм итә, роликта без аларның эш принциплары турында сөйлибез. Һәм, әлбәттә, мәктәп укучыларына киберкуркынычсызлыкның база кагыйдәләре турында искә төшерергә, шулай ук аларны мәгълүмат чыганакларын игътибар белән сайларга өйрәтергә кирәк”, – дип сөйләде Андрей Сиденко, “Лаборатория Касперского” балалар онлайн-куркынычсызлыгы буенча юнәлеше җитәкчесе.

“Без киберкуркынычсызлык мәсьәләләренең көндәлек тормышта көннән-көн актуальләшә баруын күрәбез. “Лаборатория Касперского” катнашында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” ның яңа сезоны кулланучыларга гамәли ярдәм итүгә юнәлдерелгән: видеороликлар ярдәмендә “акыллы” җайланмаларны ничек сакларга, өйдәге цифрлы мохитне ничек куркынычсыз итәргә икәнен белергә һәм дөрес булмаган киңәшләрне чыннан да нәтиҗәле саклау чараларыннан аерырга өйрәнергә мөмкин. Бу белем һәм күнекмәләр цифрлы технологияләрнең тиз үсеше шартларында аеруча мөһим”, - ди “Цифрлы икътисад” АНО “Цифрлы икътисад өчен кадрлар” юнәлеше директоры Юлия Горячкина.

“Цифрлы ликбез” - цифрлы грамоталылык өлкәсендә Бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты. Ул “Цифрлы икътисад” АНО, Россия Цифрлар министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган.

Проект үз эченә балаларны һәм өлкәннәрне аңлаешлы  мисаллар ярдәмендә цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче мультипликацион роликлар һәм методик материаллар сериясен туплаган. Видеороликлар исә алдынгы цифрлы компанияләр - VK, “Вклад в будущее” хәйрия фонды, СКБ Контур, “Лаборатории Касперского”, Авито, Яндекс, “Ростелеком”нан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International