ТР Юстиция министрлыгы командасы йөзү ярышларында

2012 елның 29 мае, сишәмбе
2012 елның 26 маенда, шимбә көнне, “Буревестник” сәламәтләндерү-спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында II Cпартакиада кысаларында узучы йөзү ярышларына старт бирелде. Йөзүчеләрнең үзара көч сынашуында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, административ-хуҗалык секторы мөдире Р.Г.Нәҗметдинов, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин, аналитика һәм норматив-методик эшләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе В.И.Шакиров тәкъдим иттеләр. Юстиция министрлыгыннан спортчылар төркеме, 200 м озынлыктагы дистанцияне 2 мин. 31,6 сек. эчендә узып, йөзүдә катнашкан 30 команда арасында 9 нчы урынны яулады.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International