Җирле үзидарә органнарына юридик ярдәм күрсәтү турында

2012 елның 29 мае, сишәмбе
Муниципаль хезмәт турында законнарны тормышка ашыру кысаларында җирле үзидарә органнарына барлык төрдәге юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган эш әлеге гамәлнең республика җирле үзидрә органнары өчен кирәкле булуын дәлилләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре, муниципаль хезмәт турында законнардагы һәм коррупциягә каршы тору өлкәсенә караган законнардагы соңгы кабул ителгән үзгәрешләрнең әһәмиятлелеген исәпкә алып, республиканың Кукмара, Әтнә, Спас муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә очрашулар үткәрде. Җирлек башлыкларына федераль һәм республика законнарындагы соңгы үзгәрешләр, аерым алганда, “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 329-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль номатив хокукый актлар эшләү һәм кабул итү зарурлыгы турында мәгълүмат бирелде.
Үткәрелгән очрашулар барышында шулай ук бүтән тармакларга караган законнар буенча мәгълүмат-консультация юридик ярдәме күрсәтелде: гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, җирле үзидарә органнарының һәм күзәтчелек органнарының үзара мөнәсәбәтләре механизмнары турында һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Соңгы очрашу 2012 елның 24 маенда Спас муниципаль районында оештырылды. Ул Спас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Е.А.Демьянов катнашынды узды.
Мөһим һәм аеруча еш бирелә торган сораулар, аларга җаваплар белән бергә, Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы белән үзара тыгыз мөнәсәбәтләрдә тору барышында, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә” журналында бастырып чыгару өчен, республиканың Муниципаль берәмлекләр советына юллана.
Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт турында законнарның хокук куллану тәҗрибәсендә барлыкка килүче мөһим сорауларны системалаштыру һәм гомумиләштерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсен үтәү барышында ТР Юстиция министрлыгына муниципаль районнар һәм шәһәр округларыннан муниципаль хезмәткә һәм 329-ФЗ номерлы Федераль законның нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы хатлар күп килде. Бирелгән сораулар өйрәнелде, анализланды, гомумиләштерелде һәм, Татарстан Республикасында граждан һәм муниципаль хезмәт мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлар җыентыгына кертү өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратына юлланды. Мөһим сораулар җыелмасы шулай ук ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан чыгарыла торган “Хокук һәм хәят” журналына бирелде.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов ай саен муниципаль берәмлекләр гражданнарын видео аша кабул итә. Әлеге сөйләшүләр вакытында муниципаль хезмәткәрләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм гражданнар муниципаль хезмәт турында законнарның, шул исәптән коррупциягә каршы тору турында законнарның гамәлгә ашырылуына кагылышлы сораулар бирәләр. Күп кенә сораулар шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә, бәйсез экспертларга карата таләпләргә, муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне тормышка ашыруга, муниципаль хезмәткәрләрнең бүләкләр алуына һәм башкаларга карый.
ТР Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Президентының “2010-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен үстерү программасын раслау турында” 2010 елның 23 августындагы ПУ-552 номерлы указын тормышка ашыру кысаларында муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең хәзерге торышы, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләрен яктырткан өйрәтү лекцияләрен үткәрүдә катнашалар. Чыгышлар ясаганда 329-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын аңлатуга аерым игътибар бирелә.
ТР Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарына бөтен төрдәге хокукый ярдәм күрсәтү эшләрен башкаруны киләчәктә дә дәвам итәчәк.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International