Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү буенча эшче төркем киңәшмәсендә

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эшче төркемнең берничә федераль максатчан программа (ФМП) буенча федераль бюджет акчасын Татарстан Республикасына җәлеп итү мәсьәләсе буенча чираттагы айлык киңәшмәсе булды. Эшче төркемнең җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов.
Киңәшмәне 12 нче эшче төркем җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров алып барды. Сөйләшү барышында федераль программалар кураторларының узган айлардагы эшенең башлангыч нәтиҗәләре; төркем тарафыннан күзәтелеп торган ФМПын гамәлгә ашырганда барлыкка килүче кыенлыклар, шулай ук 2012 елның 11 маенда Чаллы шәһәрендә үткәрелгән киңәшмә карарларын үтәү буенча күрелгән гамәлләр каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ФМП кураторларының Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителде, алар беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International