2012 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре, канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Шул ук көнне, 2012 елның 30 маенда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында тагын ике конкурс булды:
1. Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары бердәм банкы бүлегенең әйдәп баручы белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга;
2. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервын конкурс нигезендә сайлап алу буенча.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары бердәм банкы бүлегенең әйдәп баручы белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурсның җиңүчесе буларак Соловьева Диана Евгеньевна танылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча кадрлар резервын конкурс нигезендә сайлап алу буенча Воробьев Антон Валерьевич танылды.