Җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда 2018 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясау

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә административ комиссияләрнең, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле урындагы затларның һәм муниципаль район составына керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле  мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренең гамәлгә ашырылуы турында видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова комиссияләр һәм урындагы вәкаләтле затларның эшчәнлекләре нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Штрафларны мәҗбүри түләттерү турындагы мәгълүмат белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең үтәтү эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы А.Р.Ибәтуллин чыгыш ясады.

Шулай ук Сарман һәм Питрәч районнары административ комиссияләре вәкилләренең төзелә торган беркетмәләр саны һәм административ штрафлар түләттерү кимү сәбәпләрен аңлаткан чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.М.Сәлахова җирле үзидарә органнарының муниципаль район составына керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасы муниципаль хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле  мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары турында доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең  административ материалларны карауның уңайлаштырылган тәртибен  оештыру бүлеге башлыгы А.М. Шәйнуров һәм административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсенең  документлар әйләнеше һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау бүлеге башлыгы Н.С.Галимҗанова Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International