Җиңел атлетика буенча ярыш нәтиҗәләре

2012 елның 6 июне, чәршәмбе
2012 елның 2 июнендәге шимбә көндә “Трудовые резервы” стадионында шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы II Cпартакиада кысаларында җиңел атлетика эстафетасы башланып китте.
4 кешедән гыйбарәт җиңел атлетлар командалары (ярышта 27 министрлык һәм ведомство командалары катнашты) 400 метрлы дистанцияне (100 м х 4) йөгереп килергә тиеш иделәр.
Йөгерү ярышларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җиңел атлетлар командасын А.В.Воробьев, О.В.Корнилова, Р.В.Әхмәтҗанов һәм А.М.Галимова тәкъдим иттеләр. Быелгы җиңел атлетика ярышларында юстициялеләр 8 урынны алдылар. Спортчылар дүртлеге финишка килгән гомуми вакыт 58.94 секунд тәшкил итте. Бу - былтыргы вакыт белән чагыштырып караганда, күпкә яхшырак нәтиҗә, әмма, ни кызганыч, көндәшләр көчлерәк булды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International