Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы турында

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе
6 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды.
Утырышта Иҗтимагый советның 2012 елга эш планына ярашлы рәвештә советның Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты белән үзара мөнәсәбәте мәсьәләсе каралды. Моңа бәйле рәвештә комитет рәисе Ш.Ш.Яһүдин комитетның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән үзара мөнәсәбәттә торуы турында мәгълүмат бирде.
Утырыш барышында комитет һәм Иҗтимагый советка сәяси реформаларның гамәлгә ашырылуын фәнни яктан тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә, шулай ук федерациянең башка субъектларында башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советларның үзара мөнәсәбәтләре тәҗрибәсен өйрәнергә дигән тәкъдимнәряңгырады.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет әгъзалары утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы карары белән расланган  “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын карап тикшерделәр.
Иҗтимагый совет утырышы беркетмәсе белән Юстиция министрлыгы сайтының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлегендә танышырга мөмкин булачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International