ТР Биектау муниципаль районына күчмә семинар-киңәшмә

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе
2012 елның 5 июнендә Биектау тимер юл станциясе поселогында Биектау муниципаль районы җитәкчелеге башлангычы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кайбер нотариаль гамәлләр башкару мәсьәләсендә хокукый ярдәм күрсәтү өчен районның авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә семинар-киңәшмә узды.
Чараны оештыру эшен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башкарды. Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр турында фикер алышу өчен РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белгечләре чакырылган иде. Чакырулы белгечләр белән очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Н.Хәйруллина катнашты.
Министрлык Департаменты белгечләре киңәшмәгә әзерлек барышында районның һәм аңа кергән җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге, бирелгән дәүләт вәкаләтләре мәсьәләләрен хәл итүгә кагылышлы башкарылган эшләренә анализ ясады, шулай ук алардан алынган хат һәм мөрәҗәгатьләргә анализ әзерләделәр.
Муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына тапшыру турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М. Аверьянова чыгыш ясады.
Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан кайбер нотариаль гамәлләр башкару тәртибен Биектау нотариаль округы нотариусы А.Н.Вәлиева аңлатты.
РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең адвокатура, нотариат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендә тикшерүдә тоту һәм күзәтү бүлегенең әйдәп баручы эксперт белгече Р.Ф.Шәвәлиева җирлек башлыкларын нотариаль гамәлләр башкаргандагы эш башкару кагыйдәләре белән таныштырды.
Район җирлекләренең дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру эшен тиз һәм нәтиҗәле җайга салу максатларында, ТР Юстиция министрлыгы тәүге тапкыр муниципальара хезмәттәшлек механизмын кулланып карады. Аерым алганда, Министрлык Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгына, тәҗрибә белән уртаклашу максатын күздә тотып, нотариаль гамәлләр башкаруны уңышлы алып баручы белгечне семинарда катнашу өчен җибәрү гозере белән мөрәҗәгать иткән иде. Эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Васильево ш.т.п. башкарма комитетының оештыру-кадрлар бүлеге җитәкчесе Л.А.Клюева юлланды. Аның чыгышы нәтиҗәсендә Биектау муниципаль районы җитәкчелеге уңай тәҗрибә алышу гадәтен Зеленодольск муниципаль районы территориясендә Биектау районы җирлекләре башлыклары белән күчмә очрашу оештыру юлы белән дәвам итәргә дигән карар чыгарды.
Министрлык Департаменты белгечләре киңәшмә үткәрү барышында җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәт турында законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәттеләр: Биектау муниципаль районы җирлекләре башлыкларына 329-ФЗ номерлы Федераль законның нигезләмәләре, аерым алганда, аны тормышка ашыру гамәлләре алгоритмы аңлатылды. Шул рәвешле җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлекләрнең уставларына, муниципаль хезмәт турында, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт урыннарындагы тәртибенә карата куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе турында  нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде. Департамент белгечләре кабул ителгән үзгәрешләр турында аңлатмалар һәм гамәлдә куллану өчен әзерләнгән үзгәрешләр редакциясе, шулай ук кайбер типик муниципаль хокукый актлар проектлары беркетелгән хатлар әзерләделәр һәм башка муниципаль районнарга юлладылар.
Очрашу барышында авыл җирлекләре башлыклары дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда, кайбер нотариаль гамәлләр башкарганда барлыкка килә торган, шулай ук коррупциягә каршы законнарны тормышка ашыру, муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү буенча күпсанлы сораулар бирделәр. Һәр сорауга да төгәл җавап алдылар.
Район җирлекләре башлыклары һәм җитәкчелеге кайбер нотариаль гамәлләр башкаруга кагылышлы өйрәтү семинарларын киләчәктә дә оештыру тәҗрибәсен дәвам итү теләгендә калды. ТР Юстиция министрлыгы районның семинар дәресләр үткәрүгә караган тәкъдимен хуплады.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International