ТР муниципаль районнарында террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2012 елның 9 июне, шимбә
2012 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының Чүпрәле һәм Буа районнарында террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы булды. Анда “Россия көне, “Сабантуй – 2012” һәм “Акатуй-2012” уңаеннан бәйрәм чараларын хәзерләү һәм үткәрүнең иҗтимагый иминлеген тәэмин итү турында” мәсьәлә каралды.
Мөһим иҗтимагый иминлек мәсьәләләре турында фикер алышуда 2012-2014 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча максатчан республика программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем әгъзасы буларак С.Н.Столяров катнашты. Ул массакүләм бәйрәм чараларын үткәрүнең куркынычсыз шартларын тәэмин итү, шулай ук террорчылыкка каршы район комиссияләренең эшен камилләштерү буенча чараларны көчәйтүгә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International