Груздев урамындагы суд участокларына барып кайту

2012 елның 9 июне, шимбә
2012 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Н.Н.Хисмәтуллин Груздев урамындагы 4 нче йортта урнашкан Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары суд участокларында булып кайттылар.
Бу бинада җәмәгать судьяларының өч суд участогы урнашкан. Министр җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән очрашты. Министрлык җитәкчелеге белән очрашу барышында дәүләт хезмәте узуга кагылышлы сораулар күп яңгырады. Министр М.М.Корманов суд участокларының урнашу шартларын яхшыртуның таләп ителүен билгеләп үтте һәм якын арада төзекләндерү эшләрен уздырырга дигән йөкләмә бирде. Күрсәтелгән бинаның мәйданы җитәрлек булмауны, әлеге суд участокларында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен, суд процессы участокларын, архивны һәм суд утырышлары залларын урнаштыру өчен аерым бүлмәләрнең җиһазлануына караган проблемаларның булуын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге суд участокларында суд эшчәнлеген башкару өчен җайлаштырылган башка бина бүлеп бирү гозере белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итте.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International