Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында

2012 елның 19 июне, сишәмбе
2012 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең биләп торуы коррупция куркынычы белән бәйле булган вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды, шулай ук ТР Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең эшчәнлеге турында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торучы һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре һ.б. хакында сүз барды.
Комиссия утырышына ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карау Дәүләт граждан хезмәтенең биләп торуы коррупция куркынычы белән бәйле булган вазыйфалары исемлеге киңәйтелү сәбәпле чыгарылды. Министрлыкта комиссия карарына нигезләнеп югарыда күрсәтелгән исемлеккә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын кертү турында боерык бирелде.
ТР Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе эше турында фикер алышу барышында 2012 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең 3 утырышы узу һәм 7 мәсьәләнең карап тикшерелүе билгеләп үтелде.
Комиссия әгъзалары тарафыннан каралган икенче мәсьәлә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Дәүләт граждан хезмәтенең биләп торуы коррупция куркынычы белән бәйле булган вазыйфалары исемлегенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торучы һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре булды.
Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге хәбәр иткәнчә, ТР Юстиция министрлыгының 100 % дәүләт хезмәткәре керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турында белешмә биргәннәр.
2012-2013 елларга илкүләм коррупциягә каршы тору планы раслану һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе үзенең 2012 елга эш планына төзәтүләр кертә.
Аерым алганда, югарыда аталган Указ нигезендә дәүләт хезмәткәрләре, аларның хатыннары (ирләре) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә кагылышлы йөкләмәләре турында, шулай ук аларның керем чыганаклары хакында тапшырылган белешмәләренең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү максатларында, Министрлыкның кадрлар хезмәте эшчәнлегенә коррупциягә караган һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау буенча компьютер программаларын кертү хакында карар кабул ителде. Алар Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең тулылыгын тикшерү өлешендә салым хезмәтеннән мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торучы затларны аларның вазыйфа урыннарына бәйле рәвештә һәм аларның вазыйфа йөкләмәләрен үтәүләренә бәйле рәвештә бүләк алулары турында федераль законнарда билгеләнгән очракларда хәбәр итүне мәҗбүри итеп куючы министр боерыгы проектын һәм нигезләмә төзү йөкләнде.
Бер ягында дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торучы затлар булган мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килгән очракларны ачыклау юнәлешендә эшләргә һәм мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү һәм җайга салу буенча Россия Федерациясе законнарында каралган чараларны күрергә; мәнфәгатьләр каршылыгының һәр очрагын һәркем өчен ачарга һәм Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылылык чараларын кулланырга; 2012 елда бу эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында сөйләшергә дигән карарлар кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International