2012 елның 22 июне – Россиядә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2012 елның 19 июне, сишәмбе
2012 елның 22 июнендә, хәтер һәм олы хәсрәт көнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көндә Россия юристлар ассоциациясе Түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрә.
Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге, Татарстан Республикасы Конституция суды, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыра.
Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру уңаеннан кабул итүдә катнашучы оешма һәм ведомстволарның рәисләре белән киңәшмә үткәрде.
Бу көнне республикада һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекләре, Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе базасында 57 кабул итү бүлмәсе, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшләр дип көтелә. 
Халыкны кабул итүдә 120 дән артык юрист-консультант катнашачак.
Халыкны кабул итү ачык ишекләр көне рәвешендә иртәнге 9 дан алып кичке алтыга кадәр, авыл районнарында иртәнге 8 дән алып кичке 5 кә кадәр тулы эш көне дәвамында узачак.
Барлык җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләренең һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләренең исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm адресы буенча “Россия юристлар ассоциациясе” бүлегенә урнаштырылган.
Һәртөрле оештыру мәсьәләләре буенча Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге аппаратына 8(843)292-41-39 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
                                               
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International