Татарстан Республикасында мәҗбүри тоту урыннарында затларга юридик ярдәм күрсәтү буенча социаль проектны тормышка ашыру дәвам итә, аны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Россия җәзалар үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән тыгыз мөнәсәбәттә торып оештыра. Әлеге проектның төп максаты – хөкем ителгәннәрнең гражданлык җәмгыятендә кешенең җайлашуына ресоциальләштерү.
2012 елның 15 июнендә 19 нчы төзәтү колониясендә (ИК-19) чираттагы кабул итү булды, аның барышында квалификацияле юридик ярдәмгә мохтаҗ 14 хөкем ителгән Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондының белгечләре, төзәтү колониясендәге хөкем ителгәннәрнең гаризаларын алдан өйрәнү нигезендә чакырылган адвокат һәм нотариус белән очраштылар.