2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының тормышка ашырылуын тикшерү
2012 елның 26 июне, сишәмбе
26 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тикшерү үткәрделәр.
Тикшерү барышында 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлеше җирле үзидарә органнарына беркетелгән коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру эше өйрәнелде.
Аерым алганда, Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, хезмәт урынындагы тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең эшләү мәсьәләләре, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларын үтәү барышы каралды.
Тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре һәм Министрлыкның коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеген камилләштерүгә караган гомуми тәкъдимнәр аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге җитәкчесе Р.В.Гыйләҗевка ирештерелде.