Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне нәтиҗәләре

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
2012 елның 22 июнендә Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Россия юристлар ассоциациясе проектын тормышка ашыру кысаларында чираттагы Түләүсез юридик ярдәм көне үтте.
Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә әлеге проект кысаларында 53 пунктта гражданнарны кабул итүне оештырды. Һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекләре базасында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Төбәктә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча 13 үзәге эшләде.
Акциядә катнашкан һәркем иртәнге 9 дан алып кичке 6 га кадәр, авыл районнарында иртәнге 8 дән алып кичке 5 кә кадәр ачык ишекләр көне рәвешендә, юрист-консультантларның бер-берсен алмаштырып торуы нәтиҗәсендә тәнәфескә бүленмичә, гражданнарны кабул иттеләр.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү тәкъдименә РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары, Татарстан Республикасы Конституция суды теләктәшлек белдерделәр.
Кабул итүгә 46 адвокат, 70 нотариус, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләреннән 16 юрист, шул исәптән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый Советы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты хезмәткәрләреннән 5 юрист юрист-консультантлар буларак катнаштылар.
Татарстанда кабул итү көнен үткәрү нәтиҗәсендә 462 кеше квалификацияле хокукый ярдәм алды. Кабул итү көне статистикасы мәгълүматлары буенча, нотариуслар - 183 гражданны, адвокатлар 174 гражданны кабул иткәннәр. Казан шәһәрендәге түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча 10 пунктта бу көнне 146 кешенең гозере тыңланган.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов юридик ярдәмне “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә күрсәтте.
 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе А.Г. Гатауллин һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары М.В. Скирда Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә көн дәвамында халыкка хокукка кагылышлы консультацияләр бирделәр.
Кабул итү көне статистикасы буенча, хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иң актив халык төркеме пенсия яшендәгеләр булды.
Халыкның юристларга биргән иң киң таралган сораулары шул ук кала бирә, ягъни алар мирас, торак, җиргә кагылышлы мөнәсәбәтләр өлкәсенә, социаль тәэмин итү мәсьәләләренә һәм процессуаль нормаларны аңлатуга карый.
Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру һәм үткәрү массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылды. 
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International