Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәсе

2012 елның 28 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү булды.
Кандидатларның белемнәре, граждан хезмәтен узу турында тапшырылган документларына нигезләнеп, түбәндәгеләрнең  хезмәт эшчәнлеген башкарулары биләп торган вазыйфаларына туры килә дип табылды:
Беденьгов Андрей Александрович – мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары;
Ишмөхәммәтова Ельза Лондоевна –  җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Подтелкова Диләрә Илдус кызы – хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Хәбибуллина Светлана Марсель кызы – закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
Хәйретдинова Руфия Фаил кызы – финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Хезмәткәрләрне аттестацияләү эшчәнлекләрен  алар биләп торган вазыйфа шартларыннан һәм аларга карата куелган таләпләрдән чыгып объектив бәяләү аркылы үткәрелә.
Аттестация комиссиясенең утырышында бәйсез экспертлар буларак В.П.Ганчурин һәм В.А.Гуревич катнаштылар.
 
 ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International