Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча комплекслы тикшерүне оештыру турында

2012 елның 3 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эшче төркеме оештыру киңәшмәсен үткәрде. Аны Татарстан Республикасы юстиция министры, эшче төркем җитәкчесе М.М.Корманов алып барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районнарында узачак хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча комплекслы тикшерүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Эшче төркем Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәров йөкләмәсе нигезендә районнарда хокук бозуларны профилактикалау буенча, аерым алганда алкогольле продукцияне, сыраны, тәмәкене артык күп куллануны профилактикалау һәм югарыда күрсәтелгән Татарстан Республикасы районнарында халыкның сәламәт яшәү рәвешен булдыру буенча  эшне оештыруның торышын өйрәнәчәк.
План-бурычта каралганча, тикшерүнең максаты 2011-2014 елларда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның үтәлешен тикшереп тору һәм җирле үзидарә органнарының һәм профилактикалауның бүтән субъектларының эшчәнлеген тикшерүдән, шулай ук тикшерү барышында ачылган кимчелекләрне бетерүдә гамәли ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.
Төрле министрлык һәм ведомстволарның вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары муниципаль районнарда хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең оештырылуын, расланган мәсьәләләр исемлегенә ярашлы рәвештә, һәркем үзенең эшчәнлек юнәлеше буенча өйрәнәчәк.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә югарыда күрсәтелгән районнардагы административ комиссияләрнең эшчәнлеген тикшерәчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышында каралачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International