ТР судьялар советы утырышында

2012 елның 3 июле, сишәмбе
2012 елның 29 июнендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы судьялар советының чираттагы күчмә утырышы булды. Анда республика судьяларының һәм суд хезмәткәрләренең хәйрия эшләре һәм спорт белән шөгыльләнүләре турында барды.
Судьялар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты. Утырыш кысаларында Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары белән үткән очрашу барышында җәмәгать судьяларын урнаштыруга кагылышлы (Чаллы шәһәрендә 22 суд участогы бар) күптәннән борчый торган мәсьәлә, суд участокларын матди-техник тәэмин итү һәм кадрлар мәсьәләләре турында фикер алышынды. Судьялар советы әгъзалары җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышу соңында алар эшли торган бүлмәләр мәйданының суд эшләрен башкару өчен җитәрлек булмавын һәм суд участокларын урнаштыру шартларын яхшырту зарур булуны ассызыкладылар. Әлеге четерекле мәсьәлә турында республика җитәкчелеге, ТР Юстиция министрлыгы һәм судьялар бергәлеге күптән хәбәрдар һәм якын арада аны чишү таләп ителә.
 
 ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International