2012 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс булды.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре дип танылды:
Гайнетдинова Аида Марс кызы, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Хәсәнова Камилла Радик кызы, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече;
Әхмәтҗанов Роберт Васыйл улы, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте