Муниципаль районда чираттагы очрашу

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

2012 елның 4 июлендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләренә җирлек башлыклары белән очрашу оештырылды.

Чарада Балык Бистәсе муниципаль районының 28 җирлек башлыгы катнашты.

Очрашуның беренче өлеше федераль һәм республика законнарындагы соңгы үзгәрешләргә багышланды. Аннары муниципаль җирлек органнарының эшчәнлегендәге мөһим мәсьәләләр буенча җитди сөйләшүләр булды. Аерым игътибар муниципаль хезмәтнең кайбер мәсьәләләренә, муниципаль органнар тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрнең үтәлешенә, Россия Федерациясе Президентының “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” 2012 елның 7 маендагы 601 номерлы Указы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга бирелде, шулай ук төгәл тәкъдимнәр һәм аларны тормышка ашыруга караган теләк-киңәшләр әйтелде.

Очрашу барышында бүтән тармакларга караган законнар буенча мәгълүмат-консультация ярдәме һәм юридик ярдәм күрсәтелде, җирле үзидарә органнары белән күзәтү органнары арасындагы үзара мөнәсәбәт механизмнары турында фикер алышынды, шул исәптән җирлек башлыкларын административ җаваплылыкка тарту турында сүз булды.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларына да тулы җаваплар алдылар.

                                                                                                            

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International