ТР Юстиция министрлыгында студентларның җәйге практикасы

2012 елның 6 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында һәр елны җәйге чорда югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре студентлары җәйге практика узалар. Югары уку йортлары студентлары практикасы югары белем бирүнең төп  уку-укыту программасының бер өлеше булып тора һәм Министрлык белән югары уку йортлары арасында төзелгән хезмәттәшлек һәм белгечләр әзерләү турында  шартнамәләр нигезендә оештырыла.

2012 елның 2 июленнән Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалында белем алучы 2 нче курс студентлары танышу практикасын үтә башладылар. Бер төркем студентлар аны Юстиция министрлыгы аппаратында, икенчеләре исә - Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппараты суд участокларында узачак.

ТР Юстиция министрлыгында һәм җәмәгать судьялары аппараты суд участокларында югары уку йортлары студентларының практика узу программасы нигезендә (Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан расланган) практика узучы студентлар өчен дәресләр оештырыла, аларда яшьләр республика Министрлыгының функцияләре, максат һәм бурычлары турында хәбәрдар була, норматив документлар белән таныша, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә ала. Мондый дәресләр үткәрүгә Министрлыкның барлык структур бүлекчәләре җитәкчеләре җәлеп ителә. Җәмәгать судьялары аппаратына юллама алган студентлар суд утырышларында тыңлаучылар буларак катнашалар һәм җәмәгать судьялары аппараты эше белән танышалар. Булачак юристларның танышу практикасы ике агымда үтәчәк һәм бер атна дәвам итәчәк.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International