Тармакара эшче төркем утырышында

2012 елның 10 июле, сишәмбе

Бүген, 2012 елның 10 июлендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 21 июнендәге 1015-р номерлы күрсәтмәсе белән төзелгән дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен, Тармакара эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Эшче төркем әгъзалары дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү кысаларында Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кабул ителгән указларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән министрлык һәм ведомстволар тәкъдимнәрен карадылар. Утырыш ахырында: әлеге кергән тәкъдимнәрне эшләп бетерергә һәм 2012 елның 18 юленә кадәр эшче төркемнең чираттагы утырышына кертергә, дигән карар кабул ителде. Мәсьәләләр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволарыннан, шулай ук Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советыннан вәкилләр катнашты.

Утырышны эшче төркем җитәкчесе, юстиция министры М.М.Корманов алып барды.

                                                                                                       

 ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International