Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Питрәч районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты һәм Казан шәһәре Совет районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Суд утырышы секретаре һәм консультант вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
2 разрядлы өлкән белгеч - канцелярия мөдире вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем яисә урта һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 11 июленнән 31 июленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 16 августы. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.