Бүген ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норма төзү эшчәнлеге турында мәсьәлә каралды.
441 номерлы карарда беренче чираттагы бурыч буларак аларга карата закон чыгару инициативасы хокукый субъекты булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты торган закон проектлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары белән эшләүнең еллык Якынча планын тайпылышсыз үтәү буенча чаралар күрү каралган. Бу өлештә, шулай ук эшләнә торган норматив хокукый актлар проектларының сыйфатын тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары 2007 елда билгеле бер уңышларга ирештеләр.
2007 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары белән эшләүнең еллык Якынча планында 2007 елда ТР Дәүләт Советына, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Комитетлары белән бергә, 19 закон проектын кертү каралган.
Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан Якынча план үтәлеше мондый:
- 16 Татарстан Республикасы Законы кабул ителгән;
- 1 закон проекты Якынча планнан төшереп калдырылган;
- 1 закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына яңадан кертелгән.
Шулай итеп, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Якынча план 100%ка үтәлгән.
2008 елның узган 2 аенда, шулай ук 2008 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары белән эшләүнең еллык Якынча планын үтәү өлкәсендә уңай күренешне билгеләп үтәргә мөмкин.
2008 елга Якынча план нигезендә 2008 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 5 закон проекты кертелергә тиеш. Алар бүгенге көндә түбәндәге хәлдә:
- 1 ТР Законы кабул ителгән (“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 09.01.2008 елдагы 1-ТРЗ номерлы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты тарафыннан әзерләнгән);
- 1 закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелгән (“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”);
- “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” (29.02.2008 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән, килештерелгән);
- “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” (Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан закон проектын тәкъдим итү вакытын 2008 елның сентябренә күчерү турында сорату юнәлтелгән).
2007 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инициативасы белән Икътисад һәм сәнәгатьтә идарә институтында (Мәскәү) Татарстан Республикасы министрлыклары һәм башкарма хакимиятнең бүтән органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү оештырылганлыгы билгеләп үтелде. Алар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы эше практикасын өйрәнделәр. Үз квалификацияләрен министрлык һәм ведомстволар юридик хезмәтләренең 16 җитәкчесе күтәрде.
ТР юстиция министры М.М.Корманов тәкъдиме белән бу елның март-апрель айларында квалификация күтәрү курсларына ТР башкарма хакимият органнары юридик хезмәтләренең уку үтмәгән башка юристларын җибәрергә карал ителде. Докладчы билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының закон проектлары белән эшләү өлкәсендә тиз арада хәл итү таләп ителгән кайбер мәсьәләләр дә бар.
Аларның берсе - Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының закон проектлары белән эшләү өлкәсендә үзара һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән тиешле дәрәҗәдә сөйләшеп эшләмәве.
Кайвакытта бер үк төрле закон проектлары министрлыкларда да, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эшче төркемнәрендә дә, Татарстан Республикасы Президенты аппаратында да эшләнәләр. Мондый хәлнең күптән түгел булган мисалы – “Янгын куркынычсызлыгы” турында Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты.
Закон проектлары белән эшләү өлкәсендә үзара багланышларның уңай мисалы булып “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль закон үтәлеше өчен Татарстан Республикасының берничә закон проектларын эшләүдә килешкәнлек тора.
Аерым игътибар таләп итә торган тискәре аспект - Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында үтәү дисциплинасы (закон проектлары белән эшләү өлешендә), шулай ук алар әзерләгән закон проектларының сыйфаты.
Шуны ассызыкларга кирәк, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелә торган закон проектларының сыйфаты яхшыру Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләре эше сыйфатыннан бигрәк Эксперт советы һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты тарафыннан закон проектларын карап тикшерү процедуралары алып барылуга бәйле.
Закон проектларын эшләгәндә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан еш кына 15.06.2005елдагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары белән расланган Закон проектларын юридик-техник формалаштыру буенча методик киңәшләрдә һәм Татарстан Республикасы Закон проектларын әзерләү кагыйдәләрендә күрсәтелгән таләпләр исәпкә алынмый.
Закон проектлары белән эшләү кысаларында закон проектларын һәм бүтән норматив хокукый актларны ТР Юстиция Министрлыгына хокукый экспертизага биргәндә, проектларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына керткәндә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Регламенты таләпләрен бозулар була.
2008 елга закон төзү эшчәнлеге бурычлары күпчелектә “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норма төзү эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар турында” 31.08.2006 елдагы 441 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын алга таба гамәлгә ашыру белән бәйле.
Коллегия утырышы барышында ТР Юстиция министрлыгының ТР Җәмәгать палатасы белән элемтәсе, аерым алганда, аның закон проектларын карап тикшерүдә катнашуы, Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында вәкаләтләрне чикләү турында Шартнамәгә имза кую белән бәйле эшнең күләме, закон проектларын әзерләү буенча суд карарларының тармак министрлыклары тарафыннан үтәлеше мәсьәләләренә тукталдылар.