Юстиция министрлыгыннан гуманитар ярдәм

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда Краснодар краенда зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм туплана. Республиканың гуманитар ярдәм кабул итү һәм туплау үзәгендә зыян күргән Крымск халкына билгеләнгән йөк җыела.

Күпчелек министрлык һәм ведомстволардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында да Кубаньда су басу афәтенә юлыккан Крымск шәһәре халкына гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Юстиция министрлыгында “гуманитар ярдәмне азык-төлек продуктлары тәшкил итәчәк” дигән карарга килделәр. Бу максатларга коллектив тарафыннан җыелган акчага азык-төлек продуктлары сатып алынды һәм республиканың гуманитар ярдәм кабул итү һәм туплау үзәгенә тапшырылды.

Министрлыктагы хезмәттәшләрнең хәйрия акциясенә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге аппараты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган “Хокук һәм хәят (“Право и жизнь”) журналы редакциясе дә кушылды.

Министрлык коллективы Кубаньдагы аянычлы хәлгә бәйле рәвештә, зыян күргәннәрнең һәм һәлак булганнарның гаиләләренең авыр кайгыларын уртаклаша.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International