Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 13 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокук ягыннан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе һәм ТР Чаллы шәһәренең 22 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

Бүлек җитәкчесе вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфаларында ике елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча өч елдан ким булмаган хезмәт стажы.

2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем яисә урта һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.

Документлар 2012 елның 13 июленнән 2 августына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 17 августы. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International