Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе рәисе Ә.Ә.Сәфәров йөкләмәсе һәм элек расланган графика нигезендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эш төркеме 2012 елның 4 һәм 5 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында һәм 10 һәм 11 июль көннәрендә Алексеевск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне оештыру торышын өйрәнү буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә чираттагы күчмә комплекслы тикшерү үткәрде.
Эшнең торышын өйрәнү барышында югарыда күрсәтелгән районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан 2011-2014 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа чараларының үтәлеше, шулай ук алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеге тикшерелде.
Төрле министрлык һәм ведомство вәкилләреннән гыйбарәт эш төркеме әгъзалары муниципаль районнарда хокук бозуларны профилактикалау эшенең ничек оештырылуын өйрәнделәр. Һәр белгеч үзенең эшен эшчәнлек юнәлеше буенча расланган план-биремгә ярашлы рәвештә алып барды.
“Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре әлеге комплекслы тикшерү кысаларында югарыда аталган районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерде.
Департамент белгечләре комплекслы тикшерү барышында Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районнарында җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау эшчәнлегенең ничек оештырылуы өйрәнделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча министр урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов киңәшмәләр үткәрде, аларда тикшерүләргә нәтиҗәләр чыгарды һәм профилактикалау субъектлары эшчәнлегендә булган кимчелекләрне бетерү буенча киңәш-тәкъдимнәр бирде. Алексеевск муниципаль районында тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алышуда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәттә тору бүлеге җитәкчесе Н.Ю.Котикова катнашты.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында министр урынбасары И.И.Ибәтов Балык Бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар үткәрде, аларның барышында авыл җирлекләренең вазыйфаи затларына вазыйфа бурычларын үтәгәндә туа торган сораулар буенча консультация-хокук ярдәме күрсәтте.
Министр урынбасары И.И.Ибәтов эш сәфәре вакытында шулай ук гражданнарны шәхси кабул итте.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте