Халыкара телләр елына карата

2008 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
БМОның Генераль Ассамблеясе ЮНЕСКО тәкъдиме белән 2008 елны Халыкара телләр елы дип игълан итте. Моның белән бәйле кабул ителгән мөрәҗәгатендә ЮНЕСКО барлык телләрне, лингвистик күптөрлелекне һәм күптеллелекне саклара, якларга һәм үстерергә ярдәм итә торган чараларны эшләргә, аларга булышырга һәм активлаштырырга чакыра.
Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү буенча зур тәҗрибә тупланган. Дәүләт сәясәтенең бер өлеше буларак телләр сәясәте җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә телләрнең оптималь рәвештә эшләвенә, аларның үзара бәйләнешенә һәм киләчәктәге үсешенә юнәлтелгән.
Бу максатларда 2001 елдан башлап Татарстан Республикасында ЮНЕСКО карары нигезендә 21 февральдә үткәрелә торган Халыкара туган тел көне потенциалы актив кулланыла.
2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын гамәлгә ашырып, 2007 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының төп норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсен эшләү, төзү һәм эшләвен тәэмин итү эшенә кереште.
Электрон китапханә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталы рәсми сайтының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Субпорталында урнаштырылган һәм Интернет челтәреннән файдаланучы һәркемгә китапханә ресурсларына керә алу мөмкинлеге бирә.
Ел саен ТР Юстиция министрлыгы үз хезмәткәрләре һәм ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре өчен татар телен өйрәнү курслары оештыра. 2007 елда 60 ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәре һәм Казан шәһәрендә яшәүче җәмәгать судьясы укыган. 2008 елда шундый курсларны республиканың башка шәһәрләрендә дә үткәрергә планлаштырыла.
2006 елның маеннан башлап ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре (тәрҗемәчеләр) тарафыннан Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларын һәм башка документларны татар теленә тәрҗемә итү буенча системалы эш алып барыла.
2007 елда 61 документ, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Указлары проектлары һәм Татарстан Республикасы законнары проектлары татар теленә тәрҗемә ителгән, гомуми күләмдә 1055 тәрҗемә бите.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Субпорталы урнашкан, аның бүлекләре 2007 елның гыйнварыннан башлап татар теленә тәрҗемә ителгән һәм Министрлык белгечләре тарафыннан ике дәүләт телендә дә актуаль хәлдә тотыла.
ТР Юстиция министрлыгының үзенең басмасы бар – ул татар һәм рус телләрендә дөнья күрүче “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналы. 90 ел элек нәшер ителә башлаган журнал бүген дә үзенең уникальлеген һәм беренче гамәлгә куючыларының традицияләрен саклаган. Уникальлеге турында сөйләгәндә, аның ике телдә булуы күздә тотыла. Журналның традициячел бурычлары – хокукый белем таратуы һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге.
Журнал битләрендә федераль һәм дәүләт законнарындагы үзгәрешләр турында дәүләт органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, әйдәүче юристлар комментарияләре белән мәкаләләр, ТР Дәүләт Советы сессияләреннән хисаплар, хокук саклау органнары эшчәнлеге турында очеркалар һәм репортажлар һәм башка материаллар басыла.
Аерым алганда, 2007 ел дәвамында татар телендә “Татар телем-анам теле” рубрикасында “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы турында аналитик материалларның тардицион җыелмасы, шулай ук федераль һәм республика норматив хокукый актларына комментарияләр дөнья күрде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International