Бүген, 2012 елның 18 июлендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында имтихан алу комиссиясе утырышы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм 2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре дип табылды:
Вәлитова Лилия Рауф кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Гарифуллина Айгөл Равил кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
Исхакова Эльмира Илгиз кызы, ТР Чүпрәле районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты.
Квалификация имтиханын үткәрү нәтиҗәләре.
Кандидатларны алар тарафыннан тапшырылган белем алу турындагы документлары, граждан хезмәтен узуы, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруы нигезендә бәяләү нәтиҗәсе буенча, җәмәгать судьялары аппаратының имтихан тапшырган 11 хезмәткәренең 10 сы квалификация имтиханын тапшырды һәм класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте