2012 елның 14 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Әлеге Закон белән Кодексның 8.1 статьясына унынчы өлеш өстәлде, аның нигезендә АХБ турында ТР кодексының 3.6 статьясында каралган хокук бозулар (җирлекләр һәм шәһәр округларының территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу) турындагы беркетмәләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының вазыйфаи затлары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге норматив хокукый актлары белән билгеләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда төзергә хокуклы.
Закон рәсми басылып чыккан көнненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.
Күрсәтелгән закон “Республика Татарстан” газетасының 2012 елның 21 июлендәге 145 нче санында, “Ватаным Татарстан” газетасының 2012 елның 24 июлендәге 146 нчы санында басылып чыкты һәм "КонсультантПлюс”, “Гарант” мәгълүмат-хокук системаларында урнаштырылды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте