ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 2012 елның 25 июлендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аттестация (квалификация) комиссиясенең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү утырышы булды.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләренә квалификация имтиханын үткәрү, аларның белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын (һөнәри дәрәҗәсен) бәяләү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр биләп торган вазыйфаларына туры килә дип табылдылар:

Ефремова Клара Михайловна, Алабуга районы һәм Алабуга шәһәренең 1-3 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты;

Кузьмина Алина Игоревна, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 3 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, квалификация күтәрүне уңышлы узган очракта.

Хезмәткәрне аттестацияләү аның эшчәнлеген, биләп торган вазыйфасы буенча куелган билгеле бер шартлар һәм таләпләрдән чыгып, объектив бәяләү аркылы башкарыла.

Кандидатларны алар тарафыннан тапшырылган белем алу турындагы документлар, граждан хезмәтен узуы, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруы  нигезендә бәяләү нәтиҗәсе буенча, җәмәгать судьялары аппаратының имтихан тапшырган 9 хезмәткәренең 7 се квалификация имтиханын тапшырды һәм класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International