Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 27 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Арча районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре, ТР Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре, ТР Чаллы шәһәренең 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре, ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

Квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем.                              

Документлар 2012 елның 27 июленнән 16 августына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 31 августы. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International