ТР җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфаларны биләп торуга конкурс нәтиҗәләре

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Бүген, 2012 елның 1 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре һәм 2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурсның җиңүчеләре дип танылды:
Закирова Наталья Дамир кызы, ТР Чүпрәле районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре;
Хәнәфиева Альбина Зөфәр кызы, ТР Югары Ослан районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.
Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 7 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурста җиңүче билгеләнмәде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International