Республика районнарына эш сәфәре

2012 елның 3 августы, җомга
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд участоклары биналарында ел дәвамында төзәтү эшләре алып барыла. Кайбер объектлардагы эшләрне җәй ахырына төгәлләргә уйлыйлар. Бүгенге көнгә ремонт эшләре ТР җәмәгать судьялары аппаратының 6 бинасында гөрли. Республика җәмәгать судьялары аппаратының тагы 7 бинасында ремонт быелның ахырына кадәр башланыр дип көтелә. Моңа бәйле рәвештә ТР Юстиция министрлыгы ремонт эшләрен үткәрү белән шөгыльләнүче оешманы билгеләү өчен аукцион документларын әзерләү, шулай ук үткәрелгән ремонт эшләренең вакыты һәм сыйфатын тикшерүдә тоту белән мәшгуль.
Республика җәмәгать судьялары аппараты суд участокларының төзелеш объектларын тапшыру көтелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Р.А.Шәрифуллин узган ай ахырында Чистай, Аксубай һәм Лаеш муниципаль районнарына чыктылар.
Эш сәфәре барышында район җитәкчелеге белән очрашу, районда суд эшен башкаруга, җәмәгать судьялары аппараты биналары әйләнә-тирә территориясен төзекләндерүгә һәм җәмәгать юстициясенең бүтән мөһим мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүләр булды. Эш сәфәренә чыгучылар Чистай районы һәм Чистай шәһәре җәмәгать судьялары аппараты урнашкан бинаның түбәсен төзәтү сыйфатыннан һәм Аксубай, Лаеш районнары җәмәгать судьялары аппараты биналарында ремонт эшләренең алып барылышыннан канәгать калдылар. Әлеге районнарда “яңа йортларга” күчү август ахырында көтелә.
Төзелеш объектларын карау һәм ремонт вакытын һәм сыйфатын тикшерүдә тотуда шулай ук Казан шәһәре Совет суды рәисе, ТР Судьялар советы әгъзасы М.Т.Гәрәев катнашты. 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International