Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын тормышка ашыру турында

2012 елның 7 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләрен башкаруны тикшерү графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында тикшерү үткәрделәр.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлеше Татарстан Республикасы башкарма хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына беркетелгән коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру эше өйрәнелде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең һәм Ютазы муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, шулай ук хезмәт урынындагы тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча тиешле комиссияләрнең эшләве мәсьәләләре, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук программаның башка чараларын үтәү барышы каралды.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин катнашында узган эш киңәшмәсе вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында коррупциягә каршы үткәрелә торган эш турында сөйләштеләр.
Ютазы муниципаль районындагы тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре Ютазы муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Г.Н.Латыйпова катнашында чыгарылды. Юстиция министрлыгы белгечләре нәтиҗәләр чыгару белән бер үк вакытта районда коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү буенча гомуми теләк-тәкъдимнәрен бирделәр.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренә кагылышлы мәгълүмат (белешмә) белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегенең «2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешен тикшерүдә тоту” бүлекчәсендә танышырга мөмкин булачак.                                                                                                                

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International