Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 3 августында узган чираттан тыш утырышында “Татарстан Республикасында дини экстремизмның торышы һәм аны профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары турында” парламент карары кабул ителде.
2012 елның 4 августында Татарстан Республикасы Президенты “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Татарстан Республикасында, кабул ителгән норматив документларны исәпкә алып, дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору чараларын билгелиләр.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, әлеге максатны күздә тотып, 2012 елның 7 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары һәм “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру хакында” карары проектын эшләүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Карар проектын эшләүдә дини берләшмәләр, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең мәнфәгатьле органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте проекты белән бергә “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” 1999 елның 14 июлендәге 2279 номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Татарстан Республикасында дини экстремизмның торышы һәм аны профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары турында” 2012 елның 3 августындагы 2335-IV ДС номерлы карарын тормышка ашыру планы проекты турында фикер алыштылар.
Киңәшмә барышында, карар проектын мәнфәгатьле органнарның күрсәтмә һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерергә, дигән карар кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте