Кичә, 2012 елның 8 августында, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 134 нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә хәл иткеч тавыш бирү хокукы булган әгъзалар билгеләү өчен кандидатуралар турында мәсьәлә каралды (видеоконференция тәртибендә).
Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең вәкаләтләре вакыты бетүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең хәл иткеч тавыш бирү хокукы булган әгъзасы итеп Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторын Мидхәт Мәзгут улы Кормановны билгеләргә тәкъдим итте.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте