Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышында

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Кичә, 2012 елның 8 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының  квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булды.

Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләренә квалификация имтиханын үткәрделәр һәм аларның белемнәре, күнекмәләре һәм осталыкларына (һөнәри дәрәҗәсенә) бәя бирделәр.

Кандидатларны алар тарафыннан тапшырылган белем алу турындагы документлар, аларның граждан хезмәтен узуына, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруы нигезендә бәяләү нәтиҗәсе буенча, җәмәгать судьялары аппаратының имтихан тапшырган 8 хезмәткәренең 5 е квалификация имтиханын тапшырды һәм класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.

 

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International